Казан федераль университетында Бөтенрәсәй күләмендәге укучылар өчен “Лобачевский.
Прорыв” дип аталган фәнни бәйгенең йомгаклау этабы үткәрелде.
Әлеге бәйгедә Каратун урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Гөлия Шәйдуллина (җитәкчесе Сәвия Тимершина) “Татар теле һәм әдәбиятының мөһим мәсьәләләре” секциясендә “Театр сәнгате аша татар теленә һәм татар әдәбиятына кызыксыну уяту” дип исемләнгән фәнни-эзләнү эше белән катнашып, 1 урынга лаек булды. Укучыга диплом һәм БДИ на өстәлергә 10 балл бүләк ителде.
Нет комментариев