Каратун табылдыкларына - 40 ел
Җәмгыять һәм без

Каратун табылдыкларына - 40 ел

1986нчы елның 26нчы мае. Апас районы тарихына алтын хәрефләр белән язылган көннәрнең берсе була ул.

Каратун тимер юл станциясеннән төньяк-көнчыгышка таба 2,5 чакрым ераклыкта юл төзекләндерү эшләре барганда, җир астыннан гаять зур хәзинә табыла. Бу табылдык соңрак бөтен дөнья галимнәрен шаккатырган Каратун хәзинәсе булып тарихка кереп кала.


Ул көнне юл күтәртү эшләрендә районыбызның дүрт тракторчысы хезмәт куя - Мәсгуть Низаметдинов, Дамир Вафин, Гомәр Гыйльфанов һәм Шәгыйт Гафиятуллин. Бульдозерның авыр “пычагы” җир астындагы зур бронза казанга килеп бәрелә, һәм казан ватыла. Шунда ук тирә-якка меңләгән көмеш тәңкәләр чәчелә. Гади эш көнендә мондый гаҗәеп күренешне күргән кешеләрнең хисләрен күз алдына китерү дә кыен.


Иң мөһиме - табылдык яшерелми. Эшчеләр бу хакта шунда ук район милициясенә хәбәр итәләр. Хокук сакчылары килеп, мөмкин кадәр бөтен тәңкәләрне җыеп ала һәм хәзинәне Апас районы эчке эшләр бүлегенә алып китә. Соңрак бу турыда Казан галимнәренә хәбәр ителә.


Хәзинәнең баштагы авырлыгы, җиреннән тулысынча чистартылмаган килеш, 35 килограмм тәшкил итә. Табылдыкны өйрәнү эше атаклы археолог, нумизмат, Мәскәү университеты профессоры Герман Федоров-Давыдовка тапшырыла. Галим Каратун хәзинәсен 11 ел өйрәнә! Һәр тәңкәне аерым билгеләү, үлчәү, рәсемгә төшерү, тасвирлау - гаять зур хезмәт сорый. Кызганыч, галим тикшеренүне ахырына кадәр җиткерә алмый. Аның эшен күренекле нумизмат Дамир Мөхәммәтшин дәвам итә, һәм 2021нче елда “Каратун джучит хәзинәсе” исемле ике томлык хезмәт дөнья күрә.


Галимнәр ачыклаганча, хәзинә 24 мең 200 тәңкәдән тора. Аларның күпчелеге - Алтын Урда чорындагы көмеш дирһәмнәр. Хәзинә якынча 1395нче елларда күмелгән дип исәпләнә. Анда XIV гасыр Алтын Урда ханнары чорындагы тәңкәләр, Иранның Джалараидлар дәүләте акчалары, рус кенәзлекләре тәңкәләре һәм башка сирәк акчалар да бар.


Белгечләр әйтүенчә, мондый күләмдәге көмеш джучит тәңкәләре хәзинәсе моңа кадәр Татарстанда да, Россиядә дә, хәтта элекке Советлар Союзы территориясендә дә табылганы булмаган. Каратун тәңкәләре югары сыйфатлы - якынча 90 процент чиста көмештән сугылган.


Бүген, әлеге вакыйгага 40 ел узгач, без бер хакыйкатьне горурланып әйтә алабыз - гади авыл хезмәтчәннәренең намуслылыгы һәм галимнәрнең фидакарьлеге нәтиҗәсендә бу тарихи байлык “кара базар”га китмәгән, ә республикабызның кадерле мирасына әверелгән. Хәзер Каратун хәзинәсе Казан шәһәрендәге ике дәүләт музеенда - Татарстан Милли музеенда һәм Ислам мәдәнияте музеенда саклана. Аның бер өлеше вакыт-вакыт тематик күргәзмәләрдә дә тәкъдим ителә.


Каратун хәзинәсе - Апас районының гына түгел, бөтен Татарстанның горурлыгы. Ул безнең җирнең тарихы никадәр бай, ә халкының намуслы һәм җаваплы булуын раслаучы зур мирас булып тора.

Айдар Хәбибуллин,
Апас урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

 


Нет комментариев