15 июньдә Апас районы аша үтүче гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле автомобиль юлы буйлап транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча туктала.
Хәрәкәтне чикләү 39,9 км - 44,0 км участогында автомобиль юлын реконструкцияләүгә бәйле. Юл 31 июльгә кадәр ябылачак. Транспортчыларга Уланово-Каратун – Зур Кайбыч юлы, Зур Кайбычны урап узып, Зур Кайбыч – Колангы юллары аша, махсус юл схемасы белән йөрү киңәш ителә. Маршрутны алдан күзаллап, имин кагыйдәләрен саклап йөрсәгез иде.
Нет комментариев