Казан – Югары Ослан боз кичүен бу атнада ябарга мөмкиннәр
Якшәмбе, 15 март көнне көннең икенче яртысында Татарстанда Казан – Югары Ослан боз кичүен ябарга мөмкиннәр.
Боз кичүләренең Telegram-каналларында хәбәр ителгәнчә, боз юлы аша хәрәкәт шул көнне 12:00 гә кадәр генә рөхсәт ителәчәк.
«Кичү 15 март көнне төшкә кадәр эшли. 12.00дән соң быелгы сезон ябыла,» — диелә хәбәрдә.
Искәртеп үтик, быел сезонлы боз кичүе 22нче гыйнварда эшли башлаган иде.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев