«Казан Кремле» музей-заповедник Физик культура, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт университеты белән берлектә экскурсоводлар мәктәбенә кабул итү турында игълан итте.
Яңартылган программа 2026 елның октябрендә башлана һәм 2027 елның мартына кадәр дәвам итәчәк: 256 сәгать эчендә тыңлаучылар экскурсовод һөнәрен үзләштерәчәк – теориядән практикага кадәр, аннары дәүләт үрнәгендәге квалификацияне күтәрү турында таныклык алачак, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.
Проектның төп максаты – башлангыч белемнәр генә бирү түгел, ә яңа белгечләрне карьералары дәвамында озата бару. Программа үзе өчен яңа һөнәр үзләштерергә булган һәркемгә юнәлтелгән. Ул яңа чынбарлыкка үзгәртелгән: хәзер белгечләргә федераль аттестация тапшырырга кирәк.
Нет комментариев