Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә., дип яза “Татар-информ”.
(19 май, “Апастово-информ”).
"Тирән кайгы хәбәр итәбез, Евгений Иосифович Сигал — күренекле хирург, галим, педагог, Россия эндохирургиясенә нигез салучыларның берсе», — диелә хәбәрдә.
Евгений Сигалның һөнәри юлы 1976 елдан Республика клиник онкология диспансеры белән тыгыз бәйләнгән була. 1988 елга кадәр ул торакаль бүлегендә табиб-онколог булып эшли, шуннан соң 2018 елга кадәр РКОДның 2 нче номерлы онкология бүлеге мөдире була. Аннары ул 1 нче ЛДК хирургия клиникалары директоры вазифасында эшли. Евгений Сигал Россиядә беренче булып берничә катлаулы торакоскопик операция башкарган, клиник практикага аз инвазив технологияләрне актив керткән, заманча торакаль онкохирургияне үстергән һәм Татарстаннан читтә дә билгеле булган хирургия мәктәбен формалаштырган.
Нет комментариев