Казан метросында банк карталары белән юл йөрү өчен түләү вакытында өзеклек булган
«Казан метросының «Горки» станциясендә банк карталары белән түләгәндә техник өзеклек килеп чыккан. Бу хакта МУП «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте хәбәр итә», - дип язган «Татар-информ».
Хәзерге вакытта юл йөрү өчен түләү турникетлар һәм жетон сату терминаллары аша гадәти тәртиптә башкарыла.
«Предприятиенең техник белгечләре өзеклекне оператив рәвештә бетерде. Китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез», – дип белдерделәр предприятие матбугат хезмәтендә» - дип язган «Татар-информ» үзенең хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев