«Казан» моторвагон депосы участогы мастеры зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнеп судка барачак.
Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә. Хокук саклаучылар версиясе буенча, 2019-2025 елларда гаепләнүче коммерция оешмаларының өч вәкиленнән 1,6 миллион сумнан артык ришвәт алган. Акчаны аңа «Россия тимер юллары» ААҖ бүлекчәсе көче белән пассажир вагоннарында санитария биналарын ремонтлауны оештыру буенча гамәлләр башкарган һәм кабул итү-тапшыру актларына кул куйган өчен тапшырганнар, дип күрсәтелгән күзәтчелек ведомствосы хәбәрендә. Гаепләнүченең бәясе 1,2 млн сумнан артык булган милкенә арест салынган. Җинаять эше Казанның Вахитов районы судына тапшырылган. Ришвәт бирүчеләргә карата җинаять эше әле тикшерелә.
Чыганак – “Татар-информ”
Нет комментариев