Кичә, 12нче апрельдә, Казан порох заводында булган янгыннан соң, Россиянең Татарстан буенча Тикшерү комитеты тарафыннан хәвефсезлек таләпләрен бозу буенча җинаять эше ачылды.
Хәзерге вакытта вакыйга урынына тикшерүчеләр һәм криминалистлар җибәрелгән. Өлешчә тикшерү уздырылганнан соң, кирәкле суд экспертизалары билгеләнәчәк.
Тикшерү процессы прокуратура контролендә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Казан порох заводында янгын чыккан. Татарстанның матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, янгынның техник сәбәпләре булган.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, ике кеше төрле авырлыктагы яралар белән хастаханәгә озатылган.
Чыганак “Татар-информ”
Нет комментариев