Казан шеф-повары Илгиз Галиев 9–11 июньдә Туниста IFSA Africa 2026 халыкара форумы кысаларында узган «Карфаген-2026» халыкара кулинар пешекчеләр Кубогында җиңү яулады. Бу хакта «Татар-информ»га Казанның туризмны үстерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ярышта Якын Көнчыгыш, Африка, Азия һәм Европаның төрле кулинария традицияләрен тәкъдим итүче 20 илдән артык профессионал катнашты. Катнашучыларга биш сәгать эчендә, конкурс башланыр алдыннан гына ачылган ингредиентларны кулланып, төп ризык, өч гарнир һәм оригиналь соус әзерләргә кирәк иде.
Илгиз Галиевның эше жюри тарафыннан техник осталык, иҗади караш, тәм бирү һәм матурлык ягыннан иң яхшы дип танылды.
Искәртеп узабыз, 2025 елда шул ук турнирда Казаннан шеф-повар Рөстәм Рәхимов икенче урынны алган иде.
Нет комментариев