Җәмгыять һәм без

Казанда Боровое Матюшинодагы пиццерия суд тарафыннан ябылган

Пиццериягә килүче сальмонеллез авыруы иярткән. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство хезмәткәрләрен биналарның санитар-гигиена торышын канәгатьләндермәгән. Ачыкланганча, ашханә хезмәткәрләре кул тиреләрендә эренле авырулар һәм йогышлы авырулар булуга тикшерелмәгән. Медицина тикшерүеннән һәм вакцинациядән узмаган хезмәткәр эшкә җибәрелгән.

Гомуми авырлыгы 26 килограмм булган маркировкасыз 18 партия азык-төлек продукты ачыкланган. Кафеда продуктларны саклау шартлары тиешенчә контрольдә тотылмаган һәм биналар бөҗәкләрдән һәм кимерүчеләрдән эшкәртелмәгән.

Административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында протоколлар төзелгән, кафе ябылган. Суд кафеның эшен 30 тәүлеккә туктаткан.


Нет комментариев