Җәмгыять һәм без

Казанда документларны тикшерүдән качарга тырышкан машина йөртүче тоткарланган

Казанда документларны тикшерүдән качарга тырышкан машина йөртүчене куып тотканнар.

  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, иртә таңнан юл-патруль хезмәте экипажы машинаны күреп ала һәм документларны тикшерү өчен туктарга сигнал бирә, әмма машина йөртүче качарга тырыша. Куу башлана, рация буенча тагын ике экипаж чакырыла.

  Автоинспекторлардан китәргә омтылу вакытында хокук бозучы куркыныч маневрлар ясаган. Тиздән ул Лаеш районында туктала һәм качарга тырыша, әмма полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. 29 яшьлек ир - атка 5 беркетмә язганнар. Шулай ук аны полиция хезмәткәренә буйсынмаган өчен штрафка тартырга мөмкиннәр. Суд хокук бозучыга өч тәүлек административ арест билгели.

Чыганак: «Татар-информ».


Нет комментариев