Казанда эшчегә цемент чиләге төшеп, ул һәлак була.
РФ ТК буенча Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсендә хәбәр итүләренчә, 22 майда Совет районындагы мәйданчыкларның берсендә суүткәргеч ремонтлау эшләре алып барылган. Эшчеләр экскаватор чөмеченә бәйләнгән цемент чиләкләрен күчерү өчен кулланган. Бервакыт чиләк өзелеп, ремонтчыларның берсенә төшкән. Ул хастаханәгә китерелгән, берничә көннән соң алган җәрәхәтләреннән вафат булган.
Хәвефсезлек кагыйдәләре бозу турында җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык очраклары билгеләнә.
Нет комментариев