Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Казанда февраль нәтиҗәләре буенча икенчел торак бәяләре кимегән

Казанда февраль аенда икенчел торак базарында бәяләр үсештән кимүгә күчкән. Бу хакта “Яндекс”тагы фатирлар буенча тематик эзләү мәгълүматларына нигезләнеп нейрочелтәр үткәргән тикшеренү нәтиҗәләрендә әйтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Февраль йомгаклары буенча, Казанда әзер торак базарында квадрат метрның медиан бәясе 4 процентка кимеп, 202 мең сум тәшкил иткән. Январь аенда , киресенчә, бәяләр 0,9 процентка арткан иде.
Шул ук вакытта фатирларның медиан мәйданы да 2 процентка кыскарып, 51,7 квадрат метрга калган. Икенчел базарда торакның медиан гомуми бәясе 9,8 миллион сумга җиткән.


Россиянең 500 меңнән артык халкы булган шәһәрләре буенча гомумән алганда, февральдә квадрат метрның медиан бәясе 0,8 процентка төшеп, 138 мең сум булган. Миллионлы шәһәрләрдә бу күрсәткеч тагын да ныграк кимегән — 1,6 процентка, 157 мең сумга кадәр.
Бәяләр төшүгә карамастан, Казан икенчел торак базарында квадрат метр бәясе буенча лидерлар өчлегендә кала. Ул бу күрсәткеч буенча бары тик Мәскәү (441 мең сум) һәм Санкт-Петербургка (249 мең сум) гына калыша.


“Тикшеренүдә билгеләп үтелгәнчә, февраль динамикасы стагнациядән ачыграк бәя коррекциясенә күчүне күрсәтә. Сатып алучылар активлыгы чикләнгән шартларда килешүләр күбрәк ликвид объектлар буенча төзелә, ә милекчеләрнең бер өлеше бәя көтелешләрен яңадан карый яки игъланнарын вакытлыча базардан ала”, - дип язылган “Татар-информ” хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев