Казанда язгы кар эру чорына әзерлек кысаларында ливневка канализацияләре тикшерелә
Карлар эри, бу су басу ихтималын тудыра. Су басуларны киметү максатыннан, ливневка челтәрләрен әзерли башладылар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты урам-юл челтәренең әзерлеген тикшерә. Контроль чаралары 517 чакрым ливневка канализациясен һәм якынча 7 мең яңгыр суын кабул итү коесын колачлый.
“Гадәттән тыш хәлләргә тиз арада җавап бирү өчен «Шәһәр төзекләндерүе» муниципаль унитар предприятиесе базасында тәүлек буе эшли торган дүрт авария бригадасы булдырылган. Бу турыда «Казанские ведомости» яза”, - дип хәбәр итә “Татар информ”.
Кичә, 12 март көнне комиссия составында үткәрелгән күчмә тикшерүне Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шайнуров җитәкләде. Ул район администрацияләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән бергә су җыелу куркынычы булган участокларны карап чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев