Җәмгыять һәм без

Казанда йорт этен атып үтергәннәр, тикшерү башланган

Билгесез кешеләр Казанның Авиатөзелеш районында Карагандинская урамындагы шәхси йорт янында йорт этен атып үтергән.

Интернет челтәрендә хәбәр итүләренчә, эткә йорт яныннан узып баручы йөк машинасыннан атканнар. Хайван үлгән.

Эт шәхси йорт ишегалдындагы будкада яшәгән. Хуҗалар этне бәйдә тотмаган, ләкин аның муенчагы булган.

«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, вакыйга турындагы хәбәр полициягә җиткерелгән. Әлеге факт буенча тикшерү башланган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-iort-eten-atyp-utergannar-tikseru-baslagan-5931752


Нет комментариев