Казанда 30нчы августта юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан 29 яшьлек мотоциклчы хастаханәдә вафат булган. Ул Губкин урамындагы 57А йорт янында булган авариядә җитди җәрәхәтләр алган.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, һәлакәт вакытында Honda мотоциклы белән идарә иткән ир-ат бер полосадан икенчесенә күчкәндә Mazda автомобиленә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, транспорт чаралары бәрелешкән. Алдан хәбәр ителгәнчә, Mazda автомобилен 20 яшьлек йөртүче идарә иткән. Якынча мәгълүматлар буенча, ул мотоцикл белән бер юнәлештә хәрәкәт иткән һәм куркынычсыз тизлекне сайламаган. Бәрелешү нәтиҗәсендә мотоциклчы авыр тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәгә озатылган. Табиблар тырышлыгына карамастан, аның гомерен саклап кала алмаганнар. Һәлакәтнең сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.
Чыганак: “Татар-информ”.
Нет комментариев