Җәмгыять һәм без

Казанда Медицина университеты кампусын төзергә телиләр

КДМУ ректоры Айрат Фәррахов ТР рәисе Рөстәм Миңнехановка «иҗтимагый университет киңлекләре»программасын төзү инициативасы белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта вуз җитәкчесенең матбугат белән очрашуында билгеле булды, дип яза “Татар-информ”.

Сүз Бутлеров, Толстой, Щапов һәм Курашов кварталы турында бара, биредә югары уку йортлары биналары, республика тән-венерология диспансеры һәм тарихи Вишневский, Груздев, Меньшиков клиникалары урнашкан. 


"Дөнья университетларыннан аермалы буларак, безнең турыдан-туры кампуслар юк. Барысы да шәһәр эченә кертелгән, коймалар һәм шлагбаумнар белән әйләндереп алынган. Ә мин киртәләрне алып куярга һәм бу территорияне шәһәр халкы, туристлар, студентлар өчен ачык итәргә тәкъдим итәм», – дип сөйләде Фәррахов. Аның уйлавынча, биредә технопарклар, яшьләр өчен киңлекләр, кафелар барлыкка килергә тиеш. Идея Татарстан җитәкчелеге тарафыннан хуплау тапты. Хәзер Казан дәүләт муниөипаль идарәсе концепцияне эшли.


"Киңлекләр яңа тормыш алачак. Монда ике йөз еллык тарих. Биредә Толстойны, Горькийны дәвалаганнар. Шулай ук дөньякүләм дүрт медицина ачышы ясалган. Без моның казаныш булуын телибез", - дип ассызыклады университет ректоры.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев