Казанда мотоцикл катнашында юл-транспорт һәлакәте булган
Җәмгыять һәм без

Казанда мотоцикл катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

Казанда мотоцикл һәм Mazda автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә мотоцикл йөртүче җитди җәрәхәтләр алган.

  Һәлакәт 30нчы августта Губкин урамындагы 57А йорт янында килеп чыккан.

Honda мотоциклы белән идарә иткән 29 яшьлек ир-ат бер полосадан икенчесенә күчкәндә Mazda автомобиленә юл бирмәгән. Шул сәбәпле транспорт чаралары бәрелешкән. Mazda автомобиленең 20 яшьлек йөртүчесе дә шул ук юнәлештә хәрәкәт иткән. Авария вакытында ул куркынычсыз тизлекне сайламаган, дип фаразлана. Мотоцикл йөртүче авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

 

Чыганак: “Татар-информ”.

Фото: Magnific

 

 


Нет комментариев