Казанда һәлак булган СВО катнашучысының хатыны суд аша 7 млн сумнан артык булган кредит килешүен юкка чыгаруга иреште. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.
Күзәтчелек органы мәгълүматлары буенча, ире үлгәннән соң хатын банкка кредит килешүен туктату турында гариза белән мөрәҗәгать итә, ләкин анда аңа баш тарталар. Прокуратура тол хатын яклап, Казанның Идел буе район судына килешү буенча йөкләмәләрне бетерү турында дәгъва белән чыга. Суд таләпләрне канәгатьләндерми. Шуннан соң прокуратура карарга шикаять белдерә, һәм апелляция инстанциясе суды Идел буе район суды карарын көченнән чыгара, шуның белән кредит килешүе буенча йөкләмәләрне туктата. Хатынның хокуклары торгызылды, дип хәбәр итә күзәтчелек органы.
Нет комментариев