Җәмгыять һәм без

Казанлы «Халык инспекторы» на юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында хәбәр иткән өчен 275 мең сум алган

Бу сумманы алу өчен ул кушымта аша 226 хәбәр җибәргән.

(14 апрель, “Апастово-информ”).

Бу хакта ТР Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза “Татар-информ”. 


Аннан кала 209 гариза җибәргән кулланучы да бар. Ул 260,8 мең сум эшләгән. 2024 елның сентябрендә юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы хәбәрләр өчен бүләкләүләр кертелгәннән бирле республика халкы 12 000нән артык хокук бозу очрагы турында хәбәр иткән һәм 5,6 млн сум тирәсе акча эшләгән. 
“Бүгенге көндә "Халык инспекторы" кушымтасы – хокук бозулар турында хәбәр итү ысулы гына түгел, ә Татарстан юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итү чарасы да булып тора. Безнең һәрберебез дөрес булмаган парковканы, куркыныч машина йөртүне сизгәндә һәм теркәгәндә, без бергәләп бер-беребезне аварияләрдән, җәрәхәтләрдән саклыйбыз һәм хәтта гомерләрне дә коткарабыз. Кушымтада 199 меңнән артык уникаль кулланучы теркәлгән, иң яшенә-17 яшь, ә иң тәҗрибәлесенә-67 яшь", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Илья Начвин.


Нет комментариев