Казанлы законсыз рәвештә чит илгә 60 миллион сум чыгарган өчен җинаять эше фигуранты булды
Татарстан таможня хезмәткәрләре Казанның 50 яшьлек кешесенә карата законсыз рәвештә чит илгә акча чыгарган өчен җинаять эше кузгаткан.
”Татар-информ"га таможня матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ир-ат Төркиягә законсыз рәвештә 60 млн сумга якын акча җибәргән.
Казанлы төрек фирмалары белән ялган контрактлар төзегән һәм үз эш бирүчеләренең – Казан һәм Ульяновск компанияләре директорларының ялган электрон имзаларын куйган. Шул рәвешле ул Төркия банкларына 60 млн сумнан артык акча җибәргән. Контрактларда күрсәтелгән товарның барлык дүрт очрагында да Россиягә кермәгән. Хәзер казанлыга каршы ялган документлар кулланып валюта операцияләре башкарган өчен дүрт җинаять эше кузгатылган. "Хәзерге вакытта, җинаять эшләре кысаларында, без законсыз валюта операцияләре шартларын тикшерәбез, әлеге җинаятькә катнашы булган затларны билгелибез. Шикләнелүче читкә китмәү турында подписка астында тора", - дип билгеләде Татарстан таможнясының сорау алу бүлеге башлыгы Амиран Газаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев