Казаннан ел башыннан 1,6 миллион куб метр чүп чыгарылган
Казанда 2026 ел башыннан 1,6 миллион куб метрдан артык каты коммуналь калдык чыгарылган. Бу хакта «ПЖКХ» җитәкчесе Евгений Чекашов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.
Чекашов сүзләренә караганда, әлеге күләм чүп 18 меңнән артык вагонны тутырырлык һәм 245 километрдан артык озынлыктагы поезд составына тиң.
Хәзерге вакытта шәһәрдә ике сменада 120 чүп ташу машинасы, 120 машина йөртүче һәм 175 йөкче эшли. Көндәлек бурычларның үтәлеше 95% тәшкил итә, бу планлаштырылган күрсәткечтән бераз гына кимрәк.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев