Җәмгыять һәм без

Казанның 1,2 меңнән артык чыгарылыш укучысы «Укуда аерым уңышлар өчен» медаленә дәгъва итә

Уку елы йомгаклары буенча Казанның 11 нче сыйныфларын тәмамлаучы 1 279 укучы «Укуда аерым уңышлар өчен» медаленә дәгъва итә.

Бу — барлык унберенче сыйныф укучыларының 21 проценты. Хәбәр шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов тарафыннан «эшлекле дүшәмбе»дә яңгырады.

Беренче дәрәҗә медальгә 718 укучы, икенче дәрәҗә медальгә исә 561 укучы дәгъва итә. Узган ел белән чагыштырганда, беренче дәрәҗә медальгә кандидатлар саны 12,4 процентка, ә икенче дәрәҗә медальгә кандидатлар саны 8,1 процентка арткан.

Моннан тыш, 9 нчы сыйныфны тәмамлау йомгаклары буенча 1 127 укучы отличиелы аттестат ала ала.

Быел Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясен барлыгы 23 076 чыгарылыш укучысы тапшыра. Шуларның 16 110ы — 9 нчы сыйныфны, тагын 6 966сы — 11 нче сыйныфны тәмамлый. Гомумән, шәһәр мәктәпләрендә уку елын 181 196 укучы тәмамлаган.

20 июньнән башлап Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе старт ала. Абитуриентлар «Россиядә эш» платформасы аша максатчан укуга гаризалар тапшыра алачак. Бу формат айлык 15 мең сум стипендия һәм укуны тәмамлагач гарантияле эш белән тәэмин ителүне күздә тота.


Нет комментариев