Чәршәмбе, 4 ноябрьдә, һәм җомга, 6 ноябрьдә, Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Бу Халык бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Халык бердәмлеге көне Россиядә билгеләп үтелә һәм бәйрәм ял көне дип санала. ТР Конституциясе көне бары тик Татарстан территориясендә генә бәйрәм көннәренә керә.
Искә төшерик, Казанда муниципаль парковкалардан ял көннәрендә, шулай ук бәйрәм көннәрендә файдалану бушлай кала. Эш көннәрендә парковка өчен түләү төнге вакытта — 19:00 дән 08:00 гә кадәр таләп ителми.
Нет комментариев