Кече Болгаерда гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр
Җәмгыять һәм без

Кече Болгаерда гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр

Кече Болгаер авыл китапханәсендә Халыкара гаилә көне уңаеннан «Гаилә-татулыгы белән көчле» исемле әдәби кичә узды.

(15 май, “Апастово-информ”). 


Кичәдә күп балалы һәм махсус хәрби операциядә баласы булган гаиләләр катнашты. 


“Гаилә символикасы булган ромашка таҗларыннан "Гаилә кыйммәтләре" дип аталган уенда катнаштылар. "Туган тел "шигыре белән тәрбияләнеп үскән һәр әни балалары янәшәсендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның шигырьләрен яңгыратты. "Мичтә яңа гына пешкән китаплар" күргәзмәсе белән дә таныштылар. Балалар да китапханәдә уздырылучы һәр чарада, иҗади бәйгеләрдә иң актив катнашучылар булып мәдәни тормышта янып торалар”, - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.


Кичәдә җылы мөнәсәбәтләрне саклауның, бер-береңә ярдәм итүнең һәм гаилә кыйммәтләрен буыннан-буынга тапшыруның мөһимлеге турында фикер алышуга аерым игътибар бирелде. Соңыннан бергәләп тәмләп чәй эчтеләр, яңа укыган китаплары турында фикер алыштылар.


Нет комментариев