Биредә зират йорты төзелде, мәңгелек йортның капкасы яңарды.
(28 май, “Апастово-информ”).
“Махсус хәрби операциядә һәлак булган Закиров Илнурның әти-әнисе Закиров Рәүф абый һәм Зәйтүнә апалар мәчеткә, зиратка тотарга дип, 100 мең сум акча бирде. Шуннан соң, Айдар Баһаветдинов, мәчет картлары белән киңәшеп, зиратка йорт төзү, яңа капка кую тәкъдиме белән чыкты. Бу тәкьдимгә бик күп авылдашлар, читтә яшәүчеләребез дә кушылды. Уртак көч һәм Айдар Баһаветдинов, Альмир Баһаветдинов, Рамил Валиев тырышлыгы, авылдаш ир-егетләр булышлыгы белән шундый матур йорт төзелде, капка куелды”, - ди Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.
Нет комментариев