Краснодар краенда пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә ике бала һәлак булган, тагын җиде бала һәм ике өлкән кеше зыян күргән. Бу хакта төбәк губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, һөҗүм вакытында дрон калдыклары Краснодар шәһәрендәге шәхси балалар үзәгенә төшкән. Нәтиҗәдә ике бала һәлак булган. Җиде балага медицина ярдәме күрсәтелә, ике өлкән кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Пилотсыз очкычларның ватыклары шулай ук күпфатирлы йортларга төшкән. Моннан тыш, склад биналарының берсенә дрон төшү сәбәпле янгын чыккан. Һәлакәт урыннарында оператив хезмәтләр эшли. Кондратьев һәлак булган балаларның якыннарының кайгысын уртаклашуын белдергән.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев