Россиядә күп балалы гаиләләр өчен бердәм пособие алу тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер гаиләнең кереме билгеләнгән чиктән аз гына артып киткән очракта да, түләүләрне тагын 12 айга озайту мөмкин булачак.
Яңа кагыйдәләр 22 майдан үз көченә керде. Алар “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла.
Белгечләр аңлатуынча, әгәр гаиләнең бер кешегә туры килгән уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан 10 проценттан артыкка узмый икән, гаилә бердәм пособие алу хокукын саклап калачак. Бу очракта түләүләр тагын бер ел дәвам итәчәк.
Пособие күләме элеккечә үк балага билгеләнгән төбәк яшәү минимумының 50 проценты күләмендә исәпләнәчәк.
Моннан тыш, 2026 ел башында керем сәбәпле пособие билгеләүдән баш тартылган гаиләләр өчен яңадан исәпләү автомат рәвештә үткәреләчәк дип хәбәр ителә.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев