Җәмгыять һәм без

Күпкатлы агач йортлар төзелеше артачак

Россиядә CLT-панельләрдән күпфатирлы агач йортлар төзү темплары артачак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кошелев белдергән.

Аның сүзләренчә, 2026 елның 1 апреленнән көченә кергән яңа кагыйдәләр биш катлы агач йортлар төзергә рәсми рөхсәт бирә. Әлегә мондый проектлар сынау рәвешендә генә гамәлгә ашырылган, әмма алар үзләренең ышанычлылыгын раслаган.
Депутат билгеләп үткәнчә, CLT-панельләрдән йортларны монолит технологиясе белән чагыштырганда 2-2,5 тапкырга тизрәк төзеп була. Моннан тыш, алар җиңелрәк булганлыктан, төзелеш чыгымнарын да киметергә мөмкинлек бирә.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев