Җәмгыять һәм без

«Курше» фестиваленә һәм «Курше. Мирас» проектына 1 меңнән артык гариза килгән

Биш атна эчендә «Курше» фестиваленә һәм «Курше. Мирас» махсус проектына 1000нан артык гариза кергән.

57 җиңүче пулы формалаштырылган, алар арасында 40 млн сумлык приз фонды бүленәчәк. Бу хакта журналистларга Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының вакыйгалы программалар департаменты җитәкчесе Данил Данилов сөйләде.

«Җиңүче-чаралар Татарстанның 36 муниципалитетында узачак. Алар бик төрле: ишегалды чәй эчүдән алып фестивальләргә һәм кечкенә музейлар булдыруга кадәр. „Курше. Мирас“ юнәлеше буенча җиңүчеләр арасында, мәсәлән, кулинар рецептлар китабы проекты һәм Юрьев мәгәрәләрендә музыкаль тамашалар бар», – дип сөйләде ул.

Тагын өч җиңүче халык тавыш бирүе ярдәмендә билгеләнәчәк.

1 июльдән соң җиңүче-проектларның йомгакланган күренеше тәкъдим ителәчәк. Алар «Татарстанда җәй» проектының чаралар челтәренә керәчәк.


Нет комментариев