Хәйдәр абый Зәйнетдинов та хуҗалыкта күптән үз кеше. Кырда да, амбарда да очратабыз аны.
-Хезмәткәрләр бар да үзебезнең район егетләре. Һава торышына карап эшлибез. Кичке сәгать 10га кадәр икмәк суккан көннәр дә бар. Складта шулай ук эш оешкан төстә бара. Егетләребез тырышлар, булсын дип эшлибез, - ди хуҗалык идарәчесе Хәйдәр Зәйнетдинов.
Складта тау-тау өелгән бөртекләр һаман да арта бара. Тиешсез җирдә аунап яткан бер бөртек тә юк. Тырыш хезмәткәрләр олауларны кабул итеп, барысын да чисталык-пөхтәлек белән чистартып, урнаштырып бара.
Морзалар авылында яшәүче Равил абый Биккулов озак еллар эретеп-ябыштыручы булып хезмәт иткән. Хәзер ул хуҗалыкның амбарында бөртекләрне төяп, урнаштырып тора. Гомерлек һөнәрен дә читкә куймаган. Кирәк чакта эретеп-ябыштыру эшләрен дә башкара.
Нет комментариев