Кырым Җөмһүриятенә төнге һөҗүм нәтиҗәсендә өч кеше вафат булды.
Бу хакта төбәк башлыгы Сергей Аксенов хәбәр итә. Аның сүзләренчә, тагын ике кеше яраланган.
«Варварча һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучыларның туганнарына һәм якыннарына иң ихлас һәм тирән кайгы уртаклашам. Яраланганнарга тизрәк савыгу телим. Хакимият органнары кирәкле ярдәм күрсәтәчәк, беркемне дә ярдәмсез калдырмабыз», – дип язды Аксенов MАКСта.
Нет комментариев