Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Кыз бала кыл өстенә, диләр

«Мин иремне бик яратам. Тик аңа әйтмәгән серем бар...»

Озак уйлаганнан соң мин дә үз хәлемне язарга булдым. Бәлки киңәш бирерсез, ә бәлки гаепләрсез.

Кыскасы, язмыш миннән көлде, кимсетте һәм уңайсыз хәлдә калдырды. Мин кияүдә. Ирем белән мәктәптән башлап бергәбез һәм бер-беребезне бик яратабыз. Ярты ел инде бергә яшибез. Мине үлеп ярата, мин дә шулай ук.1 айдан балабыз туачак. Тик...

Беркемгә дә әйтмәгән серем бар. Шул миңа тынычлык бирми. Бала аннан түгел... Бу хәл шулайрак килеп чыкты.

Минем кечкенәдән дус егетем бар. Ул мине яратам дип, гомер буе башымны катырды. Ә мин аның белән йөргәнем дә булмады. Гел дус кына итеп кабул иттем. Ул еш кына минем өйгә килеп йөрде, төрле проблемаларын хәл итәргә ярдәм итте, кичләрен озатып куйган чаклары да булды. Һәр бәйрәм саен котлап, бүләкләр дә бирә иде. Әмма үзе бик күп кызлар белән йөрде. Минем тирәдәге һәр кыз аның белән йоклап чыккандыр. Ә мин аны ни өчендер һәрвакыт кызгана идем. Үзе матур гына егет ул, әмма җитди мөнәсәбәтләре булмады.

Бер көнне егетем юк чакта кунакка килде бу. Эчкән иде бугай, әллә ниләр сөйли башлады. Беренчегә аны шундый хәлдә күрдем. Аннары миңа кияүгә чык, дип тәкъдим дә итте. Шулай шаярышып машинада утырдык. Бераздан миңа кайтырга кирәк дип, машина ишеген ача башладым. Ул аны бикләп куйды да миңа бәйләнә башлады.

Бу минем белән булган иң коточкыч нәрсә булды. Үләм икән, дип торам. Бөтен дөньяны күрәлмәс хәлгә җиттем, рәнҗедем. Ул мине кешелектән чыгарды.

Минем йөргән егетемнән башка берсе белән дә булганым юк иде. Әлеге хәл турында берсенә дә әйтмәдем. Бу хәлләрдән соң "дустым" юк булды. Каядыр чыгып киткән, бугай. Бер айдан үземнең йөкле икәнлегемне белдем. Ичмасам, үземнең егетемнән дигән бер өмет тә юк. Аборт турында уйларга да курыктым.

Егетемә авырлы икәнемне әйткәч, бик куанды. Шунда ук сорап та килделәр, тиз арада туй үткәрдек. Ә менә арытаба нишләргә?.. Белмим... Ирем моны белеп калса, ни дияр? Мин аны алдадым, әмма аны югалтасым килми...

Чыганак: https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев