Кызыл Тау авылы өчен зур шатлык, зур горурлык.
Бу көннәрдә Мурзин Реназ Ленар улы хәрби бурычын үтәп авылына кайтты. Аны якыннары, дуслары, тирә-күршеләре каршы алды.
Авылга солдат кайтты бүген,
Каршы алды, дуслар, туганнар.
Түземсезлек белән көтте,
Зарыгып көтте, газиз ана да.
Эченнән ул дога укый-укый
Улы кайтуына шатланды.
Шатлыктандыр ахры, әнисенең,
Күзләреннән саркып яшь тамды.
Кочагына улын ул алды да
Сокланып ла аңа карады:
"Улым минем, егет булып җиткән,
Бер ел вакыт ничек үзгәрткән?"
Улы аңа карап уйлап куйды:
"Бер ел вакыт, бары бер ел,
Әниемне күпме картайткан."
Хезмәт елын үтеп, горур атлап
Авылына кайтты бер балаң.
Бәләләрдән саклап, яманнардан яклап,
Ярдәмнәрең бирче, бер Аллам.
(Шигырьнең авторы – Зәйтүнә).
Нет комментариев