Кызыл Тауда яшәүче Хәлиулла бабай Зиннәтуллин 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.
(28 май, “Апастово-информ”).
Хәлиулла бабай район башлыгы исеменнән котлаулар кабул итте. Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов, Кызыл Тау авыл җирлегеннән Алсу Гыймранова хәл-әхвәлләрен сорашып, җылы теләкләрен җиткерделәр.
Хәлиулла бабай озак еллар ветеринария тармагында эшләгән. Ат җигеп, 11 авылга хезмәт күрсәткән ул. Мал табибының уң кулы, ярдәмчесе булган.
Хәлиулла бабай 3 ел элек пар канатын югалткан. Хәзер ул балалары тәрбиясендә яши. Кышларын калада уздыра, җәй җитү белән сагынып үз нигезенә кайта. Урамнарга да чыга, хәрәкәттә булырга тырыша.
Нет комментариев