Легендар җырчы Илһам Шакиров һәйкәленең авторы һәм урнашу урыны билгеле
Казанда РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакировка һәйкәл куелачак. Аның урыны инде расланган. Һәйкәл «Пирамида» күңел ачу комплексы янындагы Илһам Шакиров скверында урнаштырылачак. Бу скверга бөек җырчы исеме узган елның апрелендә, Илһам Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан бирелгән иде. Һәйкәлнең скульпторы – Денис Мельников.
«Узган атнада Казан шәһәре мэриясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе вәкилләре катнашында Илһам Шакиров скверында күчмә утырыш уздырылды. Утырыш нәтиҗәләре буенча Шәһәр үсеше институтына скверның архитектура планын әзерләү йөкләтелде», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га филармониянең матбугат хезмәте.
Илһам Шакиров һәйкәленең авторы конкурс нәтиҗәсендә сайлап алынган. Денис Мельников Казан өчен яңа исем түгел: ул Фатих Кәрим һәйкәле авторларының берсе. Аның тагын бер хезмәте Белгород өлкәсендә урнашкан. Захар Карамян белән берлектә сугыш темасына иҗат ителгән бу эш «Таганнар» («Качели») дип атала.
Казанда Илһам Шакиров исеме белән бәйле берничә урын бар. «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгенең 3 мең тамашачыга исәпләнгән концерт залы Илһам Шакиров исемен йөртә. Николаев урамында, җырчы 1974–2005 елларда яшәгән 5нче номерлы йортта, истәлек тактасы куелган. Казан урамнарының берсе аның исеме белән аталган. Шәһәрдә Илһам Шакиров исемен йөрткән музыка мәктәбе дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев