М12 трассасы буйлап Татарстанда туристик инфраструктура үстереләчәк
Татарстанда М12 “Восток” трассасы буйлап зур проект әзерләнә. Программа әлегә антикоррупцион экспертиза уза.
(19 март, “Апастово-информ”).
Проект кысаларында трасса тирәсендә кемпинглар, ял зоналары, сәүдә павильоннары һәм модульле санитар пунктлар төзү күздә тотыла. Шулай ук туристлар өчен навигация күрсәткечләре, визит-үзәкләр һәм төбәк сувенирлары сату нокталары барлыкка киләчәк.
Бизнеска субсидияләр товар сатып алуга түгел, ә сәүдә инфраструктурасын булдыру чыгымнарын каплауга юнәлтеләчәк.
Инфраструктура составына туклану пунктлары, прокат модульләре, душ, кер юу зоналары, ана һәм бала бүлмәләре, хәтта телемедицина нокталары да керәчәк. Моннан тыш, спорт һәм балалар мәйданчыклары, модульле мунчалар урнаштыру планлаштырыла.
Программада мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шартлар булдыруга аерым игътибар бирелә: пандуслар, күтәргечләр һәм махсус адаптация каралган.
Проектларны сайлап алу барышында аларның нигезлелеге, гамәлгә ашыру мөмкинлеге һәм туристик агымга йогынтысы бәяләнәчәк. Өстенлек инде эшләп килүче объектларга биреләчәк.
Инициатива юл буйлап сервисны үстерү, сәяхәтне уңайлырак итү һәм “Туризм һәм кунакчыллык” милли проекты максатларына туры килә.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев