Май бәйрәмнәре отпуск вакытына туры килсә, ял озая, ләкин бу көннәр өчен акча түләнми.
Белгеч Татьяна Голубева аңлатканча, Хезмәт кодексы буенча бәйрәм көннәре отпуск көннәренә кертелми. Мәсәлән, 14 көнлек отпуск бәйрәмнәр аркасында озаграк дәвам итә ала, әмма түләү бары тик шул 14 көн өчен генә була.
Экспертлар киңәш иткәнчә, күбрәк акча алу өчен эш көннәре күбрәк булган айны сайлау отышлырак. Ә ялны озайтырга теләсәң, отпускны бәйрәмнәргә туры китереп алырга мөмкин.
Чыганак “Татар-информ”
Нет комментариев