Сыер мае ашамыйм, анда холестерин күп, симертә диючеләргә: «Аз кап, май кап», - дип җавап бирәләр. Кеше майдан түгел, аны күп ашаудан симерергә мөмкин.
Сыйфатлы майда кеше организмына кирәкле 150 төрдәге май кислоталары бар, шуларның 20 төрдәгесенә алмаш юк. Сөттәге май кальцийны үзләштерергә дә булыша, тиешле күләмдә кулланганда, хәтта холестеринны киметергә дә ярдәм итә. Сыер мае ашаганчы, үсемлек майларына өстенлек бирергә кирәк, диючеләр дә ялгышалар. Кайбер үсемлек майларыннан хасил булган май кислоталары организмның кальцийны үзләштерүенә комачаулый һәм, киресенчә, кан тамырларына утыра.
Акыллы һәм матур булу өчен дә сыер мае ашарга кирәк. Май ярдәмендә баш мие күзәнәкләренең яңаруы башкарылса, аның составындагы A, E, D, K витаминнары чәчне үстерә һәм бит тиресен тигез, матур итә.
Югарыда язылганнарның барысына да ирешергә була, әгәр дә аз кап, май кап дигәндә капканың чыннан да сыйфатлы, экологик чиста сыер мае булса.
чыганак: https://shahrikazan.ru
Нет комментариев