Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Максим Топилин район үзәк хастаханәсе коллективы белән очрашты

Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Апас район үзәк хастаханәсе коллективы белән эшлекле очрашу үткәрде. Чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, табиблар һәм шәфкать туташлары катнашты.

Очрашу барышында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алевтина Керимова соңгы биш елда районның сәламәтлек саклау өлкәсендә башкарылган эшләр турында чыгыш ясады. Ул дәвалау-профилактика учреждениеләре составы, медицина кадрлары белән тәэмин ителеш, яшь белгечләрне җәлеп итү юнәлешендә башкарылган эшләр хакында сөйләде. Шулай ук район башлыгына Апаска күчеп килеп эшләүче өч медицина хезмәткәрен торак белән тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерде. Очрашуда соңгы елларда медицина учреждениеләрендә үткәрелгән капиталь ремонтлар һәм төзелгән яңа объектлар турында да сөйләнде.
Очрашуда яшь табибларны торак белән тәэмин итү, медицина хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме чаралары һәм тармакны үстерүгә кагылышлы башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
- Яшь белгечләрнең районыбызда төпләнеп калуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышачакбыз, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Максим Топилин да бүгенге көндә медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән федераль һәм республика программаларының гамәлдә булуын билгеләп үтте. Ул, район башлыгы белән бергә, район үзәк хастаханәсе коллективына җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү, медицина хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтү буенча эшнең дәвам итәчәген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев