Роспотребнадзор мәктәпләргә укучыларның арыганлыгын киметү өчен чәршәмбе яки пәнҗешәмбе көнен җиңел уку көне итеп оештырырга киңәш иткән. Бу хакта РИА новости хәбәренә нигезләнеп “Татар-информ” яза.
Ведомство шулай ук дәресләр арасындагы тәнәфесләр кимендә 10 минут, ә зур тәнәфес 20-30 минут булырга тиешлеген искәрткән. Моннан тыш, каникулларның озынлыгы җиде көннән ким булмаска тиеш. Тәкъдимнәр балаларның сәламәтлеген саклау һәм уку йөкләнешен киметүгә юнәлдерелгән.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев