Җәмгыять һәм без

Мәскәүдә 3 мең квадрат метр мәйдандагы янгын сүндерелгән

Мәскәүдә квестлар үткәрелә торган бинада чыккан зур янгын тулысынча сүндерелгән.


Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәренә сылтама белән “Татар-информ” яза.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ут башта 200 квадрат метр мәйданда чыккан. Соңрак янгын киң мәйданга таралып, 3 мең квадрат метрга кадәр җиткән.
Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынында көчәйтелгән режимда эшләгән. Хәзерге вакытта ут тулысынча сүндерелгән. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат төгәлләштерелә.
Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев