Миронов бала туганда бирелә торган ярдәмне 50 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов бала туганда бер тапкыр бирелә торган федераль ярдәмне 50 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Балалы гражданнарга дәүләт ярдәмнәре турында»гы законга төзәтмәләрне сишәмбе Дәүләт Думасы каравына кертергә планлаштыралар.
Миронов фикеренчә, мондый чара төбәкара тигезсезлекне киметергә һәм кече яшьтәге балалы гаиләләргә әһәмиятлерәк ярдәм итәргә мөмкинлек биячәк.
Ул аңлатып үткәнчә, Россиянең берничә субъектында федераль түләү белән беррәттән төбәк ярдәме дә гамәлдә. Шул ук вакытта мондый түләүләрне алучылар түгәрәге һәм аларның күләме төбәккә карап үзгәрә. Миронов мисал итеп Диңгез буе крае һәм Саха (Якутия) Республикасын китерде, анда ярдәм күләме балалар өчен яшәү минимумының икеләтә күләмен тәшкил итә.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, төбәкләрнең күпчелегендә мондый түләүләр каралмаган һәм гаиләләр бары тик федераль ярдәмгә генә исәп тота ала.
Парламентарий шулай ук баланың тормышының беренче айларында ата-аналарның чыгымнары зур булуына игътибар итте. Ул билгеләп үткәнчә, гаиләгә арба, карават, кием-салым, карау чаралары, автокресло һәм башка әйберләр алырга кирәк, һәм күп гаиләләр өчен мондый чыгымнар әһәмиятле булып тора.
фото:Фото: Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев