Морзалар авылының волонтерлары Тукай эзләре буйлап сәяхәт итте.
“Бер төркем авылдашлар, волонтерлар, китап сөючеләр белән искиткеч сәяхәттә булдык. Кырлайда Габдулла Тукай музеен күреп, кечкенә Габдулла басып йөргән ишек алларында хозурланып, матурлыкка сокланып, рухи азык алып кайттык. Безнең теләккә каршы килмичә, әлеге сәяхәтне оештырырга булышкан Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлевкә, район башлыгы урынбасары Ленар Хантимировка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазеевка, алып барып кайтучы автобус йөртүче Айратка зур рәхмәтебезне белдерәбез!” – дип язган китапханәче Гөлназ Гатауллина.
Нет комментариев