Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

МХО ветераннары “Абилимпикс” чемпионатына 800дән артык гариза биргән

238 копметенция буенча төбәк этапларында катнашу өчен МХО ветераннарыннан 800дән артык гариза кабул ителгән.

“Ватанны саклаучылар” фонды мәгълүматларына караганда, һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” чемпионатының төбәк этаплары ил күләмендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында уза. Анда МХО ветераннары да “белгечләр” категориясендә катнаша һәм теләгән юнәлешне сайлый ала.
Барлыгы сайлап алу этабында 50 төп һәм 138 төбәк компетенциясе тәкъдим ителгән. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, чемпионат катнашучыларга яңа һөнәрләр үзләштерү, сәләтләрен ачу мөмкинлеге бирә.
Искәртеп узыйк, 2025 елда Казанда узган беренче чемпионатта 400дән артык кеше катнашкан иде. Аның җиңүчеләре соңрак Мәскәүдәге илкүләм финалда чыгыш ясады.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев