МХО ветераннары Татарстан Республикасы МЧСның Ш.С. Каратай исемендәге Республика реабилитация үзәгендә бушлай реабилитация уза алачак.
РФ ГУ МЧСның ТР буенча матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ЧАЭС һәм «Маяк» аварияне бетерүчеләр, Әфганстан һәм Чечня ветераннары, МЧС хезмәткәрләре һәм ветераннары, луч диагностика һәм терапия кабинетлары хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм табиблары, судмедэкспертлар, шулай ук бетерүчеләрнең һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарының толлары һәм әти-әниләре дә бушлай дәвалана ала.
Үзәк эшчәнлегенең төп максаты – пациентны актив тормышка кире кайтару. Һәр пациент өчен 21 көнлек реабилитация индивидуаль рәвештә эшләнә һәм уникаль, иң заманча методикаларны куллана – су белән дәвалау, озонотерапия, организмны ионлы чистарту һәм башка күптөрле ысуллар.
Үзәк персоналы тәҗрибәле табиблардан тора, алар физик авыруларда гына түгел, ПТСР, борчылу, йокысызлык очракларында да ярдәм итә, шулай ук яралардан соң адаптация вакытында психологик ярдәм күрсәтә.
Барлык сораулар буенча тулырак мәгълүмат алу өчен ТР МЧС РҮЗның табиб-сайлап алу комиссиясенә түбәндәге адреслар аша мөрәҗәгать итә аласыз:
E-mail: Rifkat.Bakirov@tatar.ru
Сайт: https://rcr-mchs.ru
Тел.: 8(843) 564-55-17
Факс: 8(843) 555-80-31
Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/veterany-svo-smogut-proiti-besplatnuyu-reabilitaciyu-v-medcentre-mcs-6028617
Нет комментариев