Наталья Харитонова “Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Җәмгыять һәм без

Наталья Харитонова “Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Апас урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Харитонова Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының “Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесенә ия булды.

(28 май, Апастово-информ”).


Наталья Сергеевна мәгариф өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән педагог. Ул педагогик эшчәнлектәге уңышлары өчен Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына премияләр бирү бәйгесендә берничә тапкыр җиңүче булды. Аның укучылары бердәм дәүләт имтиханнарында иң югары баллар җыя, республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм бәйгеләрдә җиңүчеләр булып таныла.


Мактаулы бүләкне Апас урта мәктәбендә узган Соңгы кыңгырау бәйрәмендә район башлыгы Айрат Җиһаншин тапшырды.


Нет комментариев