Җәмгыять һәм без

«Нелегал-2026» операциясендә миграция законнарын бозуның 1,4 меңнән артыгы ачыкланган

«Нелегал-2026»операциясе кысаларында 1 июньнән 10 июньгә кадәрге чорда миграция законнарын бозуның 1,4 меңнән артыгы ачыкланган


Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә, дип яза “Татар-информ”. 

Бу чорда полиция башка көч ведомстволары белән бергә РФ КоАП маддәсе буенча РФгә керү яки булу кагыйдәләрен бозу турында 700дән артык беркетмә, хезмәт эшчәнлеген законсыз гамәлгә ашыру турында 200дән артык беркетмә, шулай ук хезмәт эшчәнлегенә законсыз җәлеп итү турында 120дән артык беркетмә төзегән. Моннан тыш, операция кысаларында күрсәтелгән чорда мигрантларны ялган теркәү турындагы маддә буенча 20дән артык җинаять эше кузгатылган, законсыз миграция оештыру, ялган документлар ясау, шулай ук наркотик матдәләрне законсыз әзерләү яки сатып алу турындагы маддәләр буенча җинаятьләр ачыкланган. "Контрольдә тотылучы затлар реестрын контрольдә тоту системасы нәтиҗәле эшләде. кредит-финанс системасы ачыкланды һәм җаваплылыкка тартылды”, диелә хәбәрдә.


Нет комментариев