8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Олы Бакырчы мәдәният йортында эшләп килүче “Авылда рәхәт” лагерында тәрбияләнүчеләр өчен эчтәлекле очрашу узды.
Балалар авылның үрнәк гаиләсе - Хәйретдин абый белән Фәридә апа Хөснетдиновлар гаиләсендә кунак булды. Алар инде 51 ел иңне-иңгә куеп гомер итә, тормыш сынауларын бергәләп үтә, бер-берсен ярты сүздән аңлап яши.
Кунаклар хөрмәтле гаиләне бәйрәм белән котлап, чәчәк бәйләме бүләк итте. Очрашу вакытында балалар гаилә тормышы, озын һәм тату гомер итү серләре турында кызыксындырган сорауларын бирде, ихлас җаваплар алды. Бу хакта авыл мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Моталлапова хәбәр итте.
Нет комментариев